Спорт

Миңнеханов Теләчедә ябык футбол манежын ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче районына килде.

 Анда ул ябык «Алга» футбол манежын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Шул ук вакытта видеоэлемтә аша шундый ук объектлар Алексеевск, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында да ачылды.

 Манежда нәрсәләр бар?

Бинада түбәндәгеләр каралган:

  • ике душ бүлмәсе;

  • тренерлар бүлмәсе;

  • көтү зонасы;

  • медицина кабинеты;

  • янгын сүндерү-саклау посты;

  • спорт инвентаре һәм махсус техника саклау урыннары.

Объектларны ачып, Татарстан Рәисе искәрткәнчә, Татарстан Физик культура һәм спортны үстерү буенча илдә алдынгы урында тора.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев