11 сентябрь-Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Алкогольнең куркынычсыз дозасы булмавын тагын бер кат ассызыклау өчен яхшы сәбәп бу.
(11 сентябрь, “Апастово-новости”).
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, алкоголь 200дән артык авыру үсеше өчен куркыныч фактор булып тора.
Ул бавырга, йөрәк-кан тамырлары һәм ашкайнату, нерв системаларына тискәре йогынты ясый, шулай ук онкология куркынычын арттыра.
“Шунысы мөһим: алкогольнең куркынычсыз дозасы юк — аның теләсә нинди күләме дә зур зыян сала. Билгеле, кайберәүләр “Бүген генә эчәм дә, мин башкалар кебек түгел, бу агулы эчемлеккә бирешмәм. Бер эчкәннән берни булмый”, – дип уйлый. Күп кенә кешеләр эчкечелеккә ваемсыз карый. Югыйсә, үз гомерендә бер тапкыр да эчеп исермәгән, алкогольдән сакланып яшәүче кешеләр дә бар бит”, - ди табиб Рамилә Нургалиева.
Тиешле тәрбия һәм күзәтчелек булмау аркасында кайбер балалар да алкоголь куллана башлый. Моңа спиртлы эчемлекләрнең арзан булуы да этәргеч ясый. Яшүсмерләр арасында хәзер алкогольсез коктейльләр киң таралган. Аларның бәяләре югары, күләмнәре зур булмавы, мавыктыргыч күренүе кызыксыну уята. Шулай ук яшүсмерләр арасында алкоголизмның киң таралуына гаилә мөнәсәбәтләре дә йогынты ясый. Кайбер очракларда эчкечеләрнең балалары да ата-ана эзе буенча бара. Чөнки аларның әти-әниләре хәтта бергә аракы эчәргә дә рөхсәт итәләр. Нәтиҗәсе - бик күңелсез!
Рамилә Нургалиева билгеләп үткәнчә, алкоголь яшүсмер организмына зур зыян китерә. Бавыр, бөер, үзәк нерв системасы нык зарарлана. Баланың психик хәле җитди үзгәрешләр кичерә. Исерек хәлдә яшүсмер ялгыш адымнар ясый. Тәүге тапкыр аракыга үрелгән яшь кешенең берсе дә киләчәктә эчкечегә әверелү турында уйламый. Кеше алкоголь куллануга әкренләп ияләшә. Беренче рюмка никадәр яшьрәк вакытта эчелсә, аның аяныч нәтиҗәләре дә шулкадәр иртәрәк күзәтелергә мөмкин.
“Эчүгә сабышмау өчен иң яхшысы – яшьтән үк шәраб эчүдән баш тарту. Табиблар әйтүенчә, алкоголь бик кыска вакыт эчендә баланың характерын үзгәртә, аны төрле начар гамәлләргә этәрергә мөмкин. Мондый балаларга уку авыр бирелә, алар игътибарларын туплый алмыйлар, тиз арыйлар, логик фикерләүгә юнәлтелгән мәсьәләләрне чишә алмыйлар. Алкоголь куллану “авыр үсмер” проблемалары килеп чыгуга да төп сәбәпче булырга мөмкин”, - ди табиб.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, укучыларның мәктәптә өлгеру-өлгермәве турыдан-туры ата-ананың нинди тормыш алып баруы белән бәйле. Еш күңел ачарга яраткан, яки эчкече гаиләләрдә үскән балаларның өлгерүдә сыйныфташларыннан сизелерлек калышуы дәлилләнгән.
Эчкече ата-анадан туган балалар теге яки бу дәрәҗәдә психологик яки физик тайпылышлар белән дөньяга килә һәм алар гомер буена ата-аналары өчен дә, җәмгыять өчен дә авыр йөк булып яшиләр. Исергәндә уйлап эш итү югала, артык күп сөйләү, уйлап җиткерелмәгән адымнар, үзеңнән бик тә канәгать булу тойгысы әнә шуннан килә. Монда исә күңелдә матур тойгылар калдыра торган чын мәгънәсендә күңел ачу юк һәм була да алмый.
Апас районында даими рәвештә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышлары уза.
Анда балигъ булмаган балаларга һәм аларның ата-аналарына төзелгән беркетмәләр карала. Комиссиянең бурычы - спиртлы эчемлекләр кулланучы яшүсмерләрне ачыклау гына түгел, ә балалар һәм аларның ата-аналары арасында профилактик эш тә үткәрү. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия яшүсмерләр арасында эчкечелекне кисәтү буенча оператив чаралар күрә. Мөмкин булганча балаларга һәм ата-аналарга спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында җиткерергә тырыша. Әгәр балалар белән бу мәсьәлә белән проблемалар туган икән, мөмкин кадәр тизрәк белгечләргә мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз!
“Алкоголь кулланмау организмда берничә көн эчендә дә уңай үзгәрешләр күрсәтә: йокы нормальләшә, борчылу кими, тиренең хәле яхшыра (шешүләр, кызарулар бетә), энергия күбрәк барлыкка килә, эшкә игътибарны туплау җиңелләшә. Эчкечелектән ничек сакланырга? Алкоголь кулланудан ничек арынырга? Беренчедән, төгәл максат кую мөһим. Мәсәлән: "спиртлы эчемлекләрсез 7 көн» яки “аек ял көннәрен татып карарга" өйрәнергә кирәк. Икенчедән, алкогольне үлән чәйләренә, сокларга, лимон һәм бөтнек белән газлы суга яки алкогольсез коктейльләргә алыштыру файдалы булачак. Эчәргә теләк тудыручы кешеләрдән, урыннардан качырга, стресс, күңелсез хәлләр кичергәндә саф һавада йөреп кайту, дуслар белән күбрәк чәй өстәле артында очрашу хәерле. Йөрү, йөзү, йога белән шөгыльләнү дә файдалы булачак, алкогольгә тартылуны киметергә дә ярдәм итәчәк. Иҗади яки кызыклы темаларга аралашу күңел халәтен уңай якка үзгәртә. Үзегездәге үзгәрешләрне күзәтү, хәлне, йокыны, хис-кичерешләрнең ничек үзгәрүен язып бару мөһим. Алкогольдән баш тартканда беренче көннәрдә кайвакыт ярсучанлык яки йокы белән проблемалар барлыкка килүе ихтимал. Бу организм җайлашкан арада нормаль реакция буларак санала. Әгәр алкоголь куллану теләге көчле икән, ярдәм сорап белгечкә (психологка, наркологка) мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Сәламәт булыгыз, яман гадәтләрдән ерак торыгыз һәм балаларны да саклагыз”, - дип киңәш итә табиб Рамилә Нургалиева.
Нет комментариев