Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туе кабатланмас мизгелләргә бай булачак

Сабантуй 8 июньдә узачак. Башлана – 10.30 сәгатьтә.

(31 май, “Апастово-информ”).
“Халкыбызның яраткан, ел саен көтеп алган бәйрәме быел аеруча кызыклы hәм күңелле үтәчәк. Быелгы Сабантуй кабатланмас мизгелләргә дә бай булачак”, - диләр оештыручылар.
Сабантуй мәйданы зәвыклы һәм милли төсмердә бизәлеп, ерактан ук игътибарны җәлеп итәчәк. Мәйданга керү юлында авыл ишегаллары, төрле кул эшләре күргәзмәләре урын алачак. Кул осталары мастер-класслар тәкъдим итәчәк. Яшь эшмәкәрләр дә үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырачак. Җәмәгать туклануы оешмалары көн дәвамында күчмә сәүдә оештырачак.
Бәйрәм чарасы 11.00 сәгатьтә, үзәк сәхнәдә “Гаилә ул – кече Ватан” дип исемләнгән пролог белән башланып китәчәк. Матур тамашада районның иҗат коллективлары, үзешчән ансамбльләре чыгыш ясаячак. Шулай ук биючеләр, җырчылар төркемнәре, баянчылар hәм гармунчылар катнашачак.
11.30-11.40 сәгатьтә - бәйрәм тантаналы төстә ачылып, рәсми өлеш башланачак.
11.40.12.00 сәгатьтә – район башлыгы Айрат Җиһаншин бәйрәм кунакларын сәламләп, котлавын ирештерәчәк.
Әлбәттә, бәйрәм түрендә – авыл хуҗалыгы алдынгылары, ел дәвамында югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр булачак. Аларга рәхмәт сүзләре җиткерелеп, бүләкләр тапшырылачак.
Рәсми өлештән соң, 12.45 сәгатьтә җырлы-биюле тамашалар, милли һәм спорт уеннары, ат чабышлары оештырылачак.
12.30-13.30 сәгатьләрдә - үзәк сәхнәдә лотерея уйнатылачак. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары җыр-моңнарын бүләк итәчәк.
11.00 cәгатьтә - күпсанлы җанатарларны көрәш мәйданында көтеп калалар.
12.45 сәгатьтә - халык яратып карый торган ат чабышлары ипподромда башлана. Моңа кадәр 12.30-12.45 сәгатьләрдә атта йөрү осталыгы күрсәтеләчәк.
12.00 сәгатьтә - кече сәхнәдә “Сабантуй Гүзәле-2024” бәйгесе үтәчәк.
13.00 сәгатьтә - һава еланнары фестивале узачак һәм һава еланнарын ясау буенча мастер-класслар, күргәзмәләр үтәчәк.
13.30-13.45 сәгатьтә - үзәк сәхнә янәшәсенә Сабантуй ашы – милли ризыклар чыгарылачак.
Гаилә елы уңаеннан, Сабан туена гаилә белән милли киемнәрдән килүчеләр игътибар үзәгендә булачак. Җиңүчеләр татар, рус, чуваш милләтеннән булган гаиләләр арасында билгеләнәчәк. Аларга 13.45-14.00 сәгатьтә бүләкләр тапшырылачак.
14.20-15.20 сәгатьләрдә - ипподромда мотошоу узачак.
Бәйрәмне аеруча көтеп алган балалар өчен дә күңел ачу программасы бай. Алар да милли уеннарда, мастер-классларда катнаша алачак. Аттракционнар, батутлар тематик фотозоналар эшләячәк.
Бәйрәм программасының кичке өлешендә дә шактый кызыклы чаралар көтелә.
15.00-17.00 сәгатьтә - үзәк сәхнәдә бәйрәм кунакларын татар эстрадасы йолдызлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар сәламләячәк.
17.00-19.00 сәгатьләрдә - исә татар эстрадасы йолдызы Марат Яруллин көтеп калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев