Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туенда ат чабышы

Сабан туеның иң күңелле, күңелләргә дәрт өстәүче, йөрәкләрне сикертүче өлеше ул – ат чабышы.

(12 июнь, “Апастово-информ”).


Быел да ат чабышына зур игътибар бирелде.
Нәселле атлары, эш атлары, бишекле ярымтокымлы атлар чабышы узды.
Ярышучылар арасында кызлар да бар иде. Аңа көч биреп торучылар бигрәк тә күп булды.
Беренче урынны “Табар” хуҗалыгыннан Николай Макаров, икенче урынны Геннадий Кузьмин алды. Алар бишекле ярымтокымлы атлар белән чапты.
Нәселле атлар буенча Рамил Ашрафҗанов өченче урынны, Илмаз Сәмигуллин икенче урынны, Николай Макаров чабышкылары белән беренче урынны яулады.
Эш атлары буенча 1 урында – Булат Вәлиуллин, 2 урында – Ләйсән Ашрафҗанова, өченче урында Рамил Ашрафҗанов.
Иң соңгы килүче катнашучы Илназ Җәләлиев шулай ук бүләккә лаек булды. Иң өлкән катнашучы – Тәүгелдедән Рәис Абдуллин.
Бүләкләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин шәхсән үзе тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев