Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туенда - халык кәсепләре

Апас Сабан туена керү юлында ук җыр-моң, тәбрикләү сүзләре каршы алды. Мәдәният хезмәткәрләре күтәренке кәеф бүләк итеп һәркемне елмаеп сәламләде.

(12 июнь, “Апастово-информ”).


Керү юлында ввыл ишегаллары эшләде. Татар, рус, чуваш йортларында гореф-гадәтләр, кәсепләр, йолалар, киемнәр күрсәтелде.
Шунда ук сувенирлар күргәзмә-сатуы оештырылды. Милли төсмердән бәйрәм итәргә теләүчеләргә калфаклар, түбәтәйләр алу мөмкинлеге бар иде.
Халык кәсепләре күргәзмәсе һәм мастер-класслардан да кунаклар, райондашлар өзелмәде.

Агачтан кул эшләре, курчаклар әзерләү, бәйләү, бисердан бизәнү әйберләре үрү, шәҗәрә агачы, чалгы таптау, йон эрләү, токмач басу, дөгәч үрү, тәсбих үрү, милли костюмнар тегү, кәбестә тозлау, бәйләү, чәй ясау, савыт-сабага бизәкләр төшерү, талчыбыктан кәрҗин үрү, бизәнү әйберләре ясау һәм башкалар бар да Сабан туеның кунаклары өчен булды.
Кече сәхнәдә исә көн дәвамында милли йолалар яңарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев