Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туенда халык, су уеннарына өстенлек бирелде

Апас Сабан туеннан бүләксез кайтучы бик сирәк булгандыр. Уеннарда катнашу һәм җиңү өчен бары тик яшь күңелле һәм актив булу гына кирәк иде.

(12 июнь, “Апастово-информ”).


Балалар мәйданчыгында төрле уеннар оештырылды - салам капчык беләш көрәшү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп чүлмәк вату, аркан тарту, көянтә белән йөгерү, бәйләнгән күзләр белән ау һәм башка халык уеннары, хәрәкәтле, күңелле уеннарда рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Биткә, тәнгә рәсемнәр ясатучылар да бик күп булды.

11.00-17.00 сәгатьләрдә спорт уеннары оештырылды. ГТО номаларын тапшыру мөмкинлеге дә булды. Үзәк мәйданда кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, чиләк белән су ташу һәм башка бик күп уеннар үтте.
Мәйданны гөрләтеп әтәч кудылар, колга башына менеп җитүчеләр дә өенә әтәч белән кайтты.
Сабан туенда су уеннары яратучылар рәхәтләнеп ярышты.

Олысы-кечесе су өстендә капчыклар белән көрәште, су өстендә бүрәнә аша чыкты. Җиңә алмыйча суга ыгылып төшүчеләр дә бәхеттән елмаеп көндәшенә кул сузды.
Судан балык тоту өчен аерым урын әзерләнде. Кул белән судан балык тотучылар, мөгаен, кайткач ухасын да пешереп ашагандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев