Апас Сабан туенда зур чәк-чәк тәкъдим ителә
Апас Сабан туе 11 июнь көнне, 11.00 сәгатьтә башлана. 0+
(8 июнь, “Апастово-информ”).
14.30 сәгатьтә Идел аръягы зонасында иң зур чәк-чәкне тәкъдим итү була.
Чәк-чәк 150 килограмм авырлыкта булачак. Аны Апасның Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге үзәк рестораны пешерә. Баллы, тәмле чәк-чәк белән Сабунтуй кунаклары сыйланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев