Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туеның баш батыры – Рафаэль Хәсәнов

Милли көрәш – район Сабан туеның күрке булды. Биредә яшьләр һәм олылар катнашты.

(12 июнь, “Апастово-информ”).


Сабан туеның көрәш мәйданында ярышлар түбәндәге үлчәү категорияләре буенча үтте.
Яшьләр арасында (18 яшькә кадәр) 26 кг, 36 кг, 45 кг, 55 кг, 65 кг, 65 кг. югары. Олылар арасында 65 кг, 75 кг, 85 кг һәм аннан да югары булган категориядә көрәшчеләр бил алышты
Яшьләр арасында бары тик 2006 елгы һәм аннан да яшьрәк районның укучы балалары көрәште. Кызу көрәш нәтиҗәсендә, яшьләр арасында баш батыр булып Чүрибураш егете Раян Нургалиев калды.
Раян – кечкенәдән көрәш келәмендә. Аның республика дәрәҗәсендә яулаган җиңүләре дә күп. Иске Йомралы авыл Сабан туеннан да тәкә белән кайтты.
Сабан туе- 2023нең баш батыры да ул!

Олылар арасында райондашлар, читтән килүчеләр һәм кунаклар көрәш келәменә чыкты. Беренче урынга һәм баш батырга район данын яклап, республикада көрәшеп йөргән спортчылар гына дәгъва кыла алды.
Келәмдә көчле райондашларыбыз бил алышты. Шулай да, Рафаэль Хәсәнәвка тиңнәр булмады. Ул быелгы Сабан туеның да баш батыры.
Рафаэль Хәсәнов өченче ел рәттән Сабан туеның баш батыры булып калды.
Рафаэль яшьләр арасында ике ел рәттән батыр калды. Ул 2010 елда машинага да ия булган иде. Олылар арасында исә аның бишенче тапкыр баш батыр калуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев