Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Күккүз Сабан туеның баш батыры - Ранил Галиев

Зур Күккүз авыл җирлегендә дә шаулап-гөрләп Сабан туе узды.

 

Матур гына явып узган яңгырлардан соң матур табигать кочагындагы мәйданга бәйрәмгә җыелды алар.

Мәйдан җыр-моң белән гөрләп торды. Янәшәдә бизәлгән атлар йөрде. Теләгән кеше атларга утырып мәйдан әйләнде.

Сабан туен уздыру өчен авылдашлары Илсур Хәбибуллин, Марат Зиннәтуллин, Илдүс Хәбибуллин, Азат Сафин, Нигъмәтуллиннар, Зариповлар, Сөнгатуллиннар, Низамовлар, Хисаметдиновлар , Солтанбековлар гаиләләре иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Сабан туеның иң өлкән кунагы да, иң бәләкәй сабыйсы да бүләксез калмады. Ярдәмгә мохтаҗ авылдашлары да күчтәнәчләр алды. 

Халык уеннары, спорт уеннары бер- берсен алмаштырып кына торды. Көрәшнең баш батыры булып Кече Күккүз егете Ранил Галиев калды.

Волейбол исә яшьләрне җәлеп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев