Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Сабан туенда иң гүзәл хатын-кыз кем булыр?

Сабан туе көнне кече сәхнәдә кызыклы грандиоз тамаша көтелә.

(28 май, “Апастово-информ”).
“Сабантуй гүзәле” бәйгесе игълан ителә. Бәйгедә катнашу өчен 18 яшьтән алып 30 яшькәчә хатын-кызлардан заявкалар кабул ителә. Кияүдә булу-булмау мөһим түгел, татар халкының милли йолаларын, мәдәниятен, сәнгатен белү мөһим! Бәйгегә 8 иң шәп кыз сайланып алыначак һәм Сабан туй көнне алар арасыннан иң-иңе “Сабантуй гүзәле” дип билгеләнәчәк! Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр каралган. Бүләкләр зур сәхнәдә район башлыгы тарафыннан тапшырылачак. Зифа буйлы, үткен, чая, иҗади, тапкыр, аш-суга, җыр-биюгә һәм телгә оста булучы хатын-кызлардан заявкалар көтеп калабыз.Белешмәләр өчен телефон:89270381511

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев