Районның чаңгы шуу үзәгендә төрле ярышлар уза.
(2 февраль, "Апастово-информ").
Аграр көллият студентлары арасында да чаңгы ярышы узды. Ул хәрби-патриотик айлык кысаларында оештырылды.
Студентлар теләп һәм актив катнашты. Матур табигать кочагында вакытларын күңелле уздырдылар.
Иң җитез егет-кызлар ачыкланды. Аларга Мактау грамоталары, медальләр, истәлекле бүләкләр бирелде.
Нет комментариев