Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Спорт

Апас аграр көллияте студентлары ГТО фестивалендә лаеклы нәтиҗә күрсәтте

Апас районында Татарстан Республикасы спартакиадасы кысаларында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында Бөтенроссия ГТО җәйге фестиваленең региональ финалы узды.

(25 май, “Апастово-информ”).


Өч көн дәвам иткән спорт бәйрәмендә республикабызның 26 уку йортыннан килгән студентлар көч сынашты. Ярышларда катнашучылар төрле спорт нормативларын үтәп, җитезлекләрен, чыдамлыкларын һәм физик әзерлекләрен күрсәттеләр.
Фестивальдә Апас аграр көллияте студентлары да уңышлы чыгыш ясады. Команда 26 уку йорты арасында 4нче урынны яулады.
Авыл зоналары буенча беренче урынга Арча педагогика көллияте лаек булды. Икенче урынны - Тәтеш гражданнарны яклау көллияте, өченче урынны Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы алды.
ГТО фестивале яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, спортка кызыксыну уяту һәм командалар арасында дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев