7-9 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
(10 гыйнвар, “Апастово-информ“).
Ярышта безнең район егетләре дә катнашты. Яшь теннис уйнау остасы Альберт Хәйруллин биредә уңышлы чыгыш ясады.
“Республикакүләм ярышларда катнашу минем өчен зур тәҗрибә булды. Әлеге спорт төре миңа бик ошый“, – диде ул.
Нет комментариев