Апас волейболчылары финалга юллама яулады
Спорт

Апас волейболчылары финалга юллама яулады

Мамадыш шәһәрендә Татарстан Волейбол федерациясе Президенты Кубогының зона ярышлары узды.

Ярышлар авыл муниципаль районнарының ир-ат командалары арасында “Идел буе” зонасында үткәрелде.
Киеренке һәм мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсендә Апас районы һәм Мамадыш районы командалары иң көчле командалар булып танылды. Алар турнирның финал этабына юллама яулады.


Нет комментариев