“Апас” универсал спорт залында махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашлар истәлегенә бадминтон ярышы узды.
(6 апрель, “Апастово-информ”).
Ул десант-һава гаскәрләре ветераннарының район җәмәгать оешмасы иганәчелегендә оештырылды. Ярышта мәктәп укучылары, төрле оешмалардан хезмәткәрләр, 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнашты.
Ярышта катнашучылар өчен ГТО нормативлары тапшыру мөмкинлеге дә бар иде. Десантчылар да үзләрен сынап карады.
Нет комментариев