Апаста “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннар уза
Чара бүген Болынбалыкчы мәктәбе базасында башланып китте. Ул ике көн дәвам итәчәк.
(7 апрель, “Апастово-информ”).
Быел уеннарда районыбыздан барлыгы 20 команда катнаша. Катнашучылар яшь үзенчәлекләренә карап - кече, урта һәм зурлар төркеменә бүленгән.
Муниципаль этап кысаларында беренче көнне кече һәм урта төркемнәр көч сынаша - алар барлыгы 90 бала. Икенче көнне исә 100 бала катнашындагы зурлар төркеме ярышачак.
“Командалар үзләрен төрле юнәлешләрдә күрсәтә: физик әзерлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук тарих буенча белемнәрен сынап карый. “Аҗаган” уены яшьләргә үз көчләрен төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирә - спортта да, медицина өлкәсендә дә, Ватан тарихын белү буенча да. Иң көчле, абруйлы һәм нәтиҗәле чыгыш ясаган командалар уеннарның зона турында район данын яклаячак. Әлеге чара балаларда патриотик рух тәрбияләүгә, татулыкны ныгытуга һәм бер-берсенә ярдәмләшү сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән”, - ди “Алдынгылар” хәрәкәтенең районара кураторы Румия Идрисова.
Уеннарны “Алдынгылар” хәрәкәте һәм район мәгариф бүлеге оештырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев