Апаста физкультурачыларны хөрмәтләделәр
Спорт

Апаста физкультурачыларны хөрмәтләделәр

«Апас-Арена» стадионында Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.


Бәйрәмгә районның физкультура укытучылары, тренерлар һәм спорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, балалар килде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп,  спортны үстерүгә зур өлеш керткән остазларга хөрмәтен белдерде,  Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин,  спорт мәктәбе җитәкчесе Айдар Хәйруллин һәм "Алтын Алка" боз сарае җитәкчесе Ирек Яраханов та изге теләкләрен юлладылар. 
Бәйрәм чарасында зур уңышларга ирешкән спортчыларга  Рәхмәт хатлары тапшырылды. ГТОның билгеле бер яшь баскычлары нормативларын уңышлы үтәгән спорт сөючеләр алтын дәрәҗәдәге билгеләргә лаек булды. Район мәдәният йорты аларга ихлас теләкләрен юллап, матур җырларын бүләк итте.


Нет комментариев