Апаста хөрмәтле остаз Рәмис Гыйззәтов үзенең туган көнендә волейбол ярышлары уздырды
Рәмис Гыйззәтов котлаулар кабул итте.
(21 март, “Апастово-информ”).
Рәмис Гыйззәтов 40 елдан артык Апас мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли. Үз үрнәгендә балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләгән, волейбол спорт уенына карата да кызыксыну уяткан остаз ул, бик күпләрнең яраткан тренеры. Ул өйрәткән Апас мәктәбе кызлары командасы республика күләмендә дә үзләрен танытырга өлгерде. Рәмис Гыйззәтов бүген дә яраткан эшеннән аерылмый.
Хөрмәтле остаз һәр ел саен үзенең туган көнендә волейбол сөючеләр өчен махсус уеннар оештыра. Быел ярышлар 11 тапкыр узды.
Рәмис Гыйззәтов туган көне уңаеннан котлаулар да кабул итте. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров күп командалар тренеры, ярышларның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтовка яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Апас спорт мәктәбе, универсаль спорт залы җитәкчелеге, әти-әниләр һәм шәкертләре тарафыннан да изге теләкләр юлланды.
Традицион волейбол уеннары да оешкан төстә барды. Иң оста командалар җиңүгә ирештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев