Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста яшь спортчылар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме узды

Спортны үз итеп яшәүче, район һәм республика күләмендә җиңүләр яулаган егет-кызлар Апас Боз Сараена район башлыгының Яңа ел бәйрәменә җыелды.

(6 гыйнвар, «Апастово-информ») 
Яшь спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина сәламләде. 
“2021 елда яшь спортчыларыбыз да уңышлары белән сөендерделәр. Алга таба да уңышларыгыз дәвамлы булсын, исән-сау булып, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә насыйп итсен”, - дип теләде ул. 
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов яшь спортчыларның уңышларын билгеләп узды. Апасның Боз сарае җитәкчесе Ирек Яраханов та изге теләкләрен юллап, уңышлар теләде. 
Республика күләмендә узган ярышларда, район данын яклап көч сынашкан спортчылар сертификатлар белән бүләкләнде. Буа шәһәреннән килгән яшь фигуралы шуучылар бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Алар Апас бозында үзләренең чыгышларын тәкъдим итеп, осталыклары белән шаккатырдылар. Фигуралы шуу белән икенче ел шөгыльләнүче Апас кызларының чыгышларын да һәркем сокланып күзәтте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәркемгә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы өләштеләр. Спортчы Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларны котлап, тәмле бүләкләре белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев