“Яшь десантчы” хәрби-патриотик лагеренда ГТО нормативлары тапшырдылар
Спорт

“Яшь десантчы” хәрби-патриотик лагеренда ГТО нормативлары тапшырдылар

Дәвештә “Яшь десантчы” хәрби-патриотик лагере эшли.

Палаткалы лагерьда 6 сменада 400 бала ял итәчәк. Бирегә Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районы балалары килгән.
Укучылар ату, автомат сүтеп-җыю белән шөгыльләнә, йөгерә, ГТО нормативлары тапшыра, парашюттан сикерергә әзерләнә. 7 көндә күп әйбергә өйрәнәләр.
-“Яшь десантчы” хәрби-патриотик лагеренда ял итүче балалар ГТО нормативлары тапшырды. Алар биремнәрне уңышлы үтәде, - ди Марсель Хисамов.


Нет комментариев