Тренерларга тантаналы төстә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(7 июнь, Апастово-информ”).
Озак еллар Морзалар мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшләүче, үзе дә күп тапкыр көрәш келәмендә көч санышып, баш батыр исемен яулаган, район данын еракларга таныткан спорт остасы Фирдүс Сөнгатуллин 50 яшьлек юбилее уңаеннан һәм милли көрәшне үстерүгә зур көч куйганы өчен Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриевның һәм Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Апас аграр көллияте укытучысы, районның танылган көрәшчесе Рафис Хәбибуллинга да Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриевның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев