Районда оешма хезмәткәрләре йөзү буенча җитезлекләрен сынаган
Ярышлар «Дельфин» йөзү бассейнында хезмәт коллективлары арасында узучы Спартакиадасы кысаларында үткән.
(27 апрель, “Апастово-информ”).
Апаста районның хезмәт коллективлары арасында Спартакиада уза. Чираттагы сынауны йөзү буенча үткәннәр. Хатын - кызлар 25 метрга, ирләр 50 метрга йөзеп, көчләрен сынаган. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар арасында 1 урынны район эчке эшләр бүлегеннән Алинә Бикмуллина, 2 урынны район үзәк хастаханәсеннән Алсинә Абзалова, 3 урынны үзәкләштерелгән хисап оешмасыннан Алисә Вәлиуллина яулаган. Ир-атлар арасында 1 урынга Апас спорт мәктәбеннән Фидаил Фәхретдинов, урынга Апас сөт комбинатыннан Тимофей Адаев, 3 урынга район үзәк хастаханәсеннән Радик Сөнгатуллин лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев