Районда хезмәт коллективлары арасында канат тарту буенча көч сынашты
Ярышлар хезмәт коллективлары арасында узучы Спартакиада кысаларында үтте.
(20 апрель, “Апастово-информ”).
Апаста районның хезмәт коллективлары арасында Спартакиада уза. Аның кысаларында төрле спорт ярышлары оештырыла.
“Спартакиада февраль аенда чаңгы ярышлары белән башланып китте. Бу көннәрдә хезмәт коллективлары аркан тарту буенча көчләрен сынап карадылар. Ярышларда район хастаханәсе, газ хезмәте, янгын сүндерү, эчке эшләр бүлеге, спорт мәктәбе егетләре һәм территориаль казначылык оешмасы кызлары актив катнашты. Беренче урынны район хастаханәсе, икенче урынны газ хезмәте һәм өченче урынны янгын сүндерү бүлеге егетләре яулады. Чиратта хезмәткәрләрне йөзү буенча сынаулар көтә”, - дип белдерде районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев