Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Районыбызның көрәшче егетләре җиңү белән кайтты

Егетләр “Ак Барс” көрәш Сарае призына үткән ачык көрәш турнирында көч сынашты.

(10 декабрь, “Апастово-информ”).


Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Республиканың иң көчле батыр егетләре келәмдә бил алышты. Алар арасында көрәшче-остазыбыз Ринат Гыйламов шәкертләре дә көч сынашты. Егетләр бу юлы да сынатмады. Җиңү белән кайтты.
2006-2007нче елгы үсмерләр арасында, 60 килограммлы үлчәү категориясендә Апас егете Альмир Сабиров һәм 70 килограммлы үлчәү категориясендә Чүрибураш егете Раян Нургалиев 1 урынны яуладылар.
2004-2005нче елгы үсмерләр арасында, 55 килограммлы үлчәү категориясендә Чүрибураш егете Рузил Галиев һәм 60 килограммлы үлчәү категориясендә Камил Сафиуллин 2нче урынга ия булдылар.
2005нче елгы үсмерләр арасында 75 килограммлы үлчәү категориясендә Чүрибураш егете Әмир Хисамов 3нче урынга чыкты.
Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев