Казанда «Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында фиджитал-спорт буенча II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы»ның чираттагы этабы узды.
Ярышларда республиканың 17 муниципаль берәмлегеннән МХО ветераннары кергән 10 команда (барлыгы 60 кеше) катнашты.
Турнир ачу тантанасы белән башланып китте. Катнашучыларны һәм кунакларны ТР Спорт министрлыгы, Казан Башкарма комитеты, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы һәм ИТ-парк вәкилләре сәламләде.
«Ватанны саклаучылар» фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Алсу Арсланова фиджитал-спортның физик әзерлекне һәм цифрлы технологияләрне берләштерүен билгеләп үтте.
«Фиджитал-спорт – ул классик физик әзерлек белән цифрлы технологияләрнең синтезы, чынбарлык белән виртуальлек үрелеп барган яңа заман символы. Һәм нәкъ менә сез, сугыш хәрәкәтләре аша узган кешеләр, сезнең өчен сугыш кырында да, уен мәйданында да җиңеп булмаслык чикләр юклыгын күрсәтәсез. Бер ел элек без беренче Кубокка старт биргән идек. Ул вакытта без традициягә нигез сала идек. Бүген исә аның ныгый баруын күрәбез», – диде ул.
Ярышлар программасы ике этаптан торды. Башта командалар Counter-Strike 2 компьютер симуляторында ярыштылар, аннары катнашучылар физик өлешкә – ИТ-парк мәйданында лазерлы сугышка күчтеләр. Мондый формат спортчыларның цифрлы мохиттә эшләү күнекмәләрен генә түгел, ә реакция тизлеген, тактик фикерләү сәләтен һәм физик әзерлеген дә бәяләргә мөмкинлек бирде.
Нет комментариев