Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Спорт

Татарстанлылар Казанда ирекле көрәш буенча Россия чемпионатында алтын һәм бронза яулады

Ирекле көрәш буенча Казанда узган Россия чемпионатында Татарстаннан ике спортчы призлы урыннар алды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Җиңүчеләр арасына Светлана Липатова керде: ул 59 килограммга кадәрге авырлык категориясендә алтын яулады һәм Казахстанда узачак дөнья чемпионатына сайлап алынды.

Екатерина Кошкина 68 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бронза медальгә лаек булды. Бу категориядә Липецктан Елизавета Петлякова җиңү яулады.

Ярышлар Казанда 26 һәм 27 июньдә узды. Хакасиядән Наталья Малышева 53 килограммга кадәрге авырлык категориясендә җиңеп, үз карьерасында алтынчы Россия чемпионаты алтын медален яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев