Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Югары Ындырчы авыл җирлеге Кубогына волейбол ярышлары узды

Ярышларга Ындырчы авылы яшьләре иганәчелек күрсәтте.

(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Уеннарда Апас, Каратунның “Альянс”, Ындырчы, Биеш һәм Каратун мәктәбе командалары катнашты.
Ярышның нәтиҗәләре буенча Апас командасы күчмә Кубокка лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Каратунның “Альянс” һәм Ындырчы яшьләре бүлеште. Алмаз Сафиуллин һәм Салават Мәүлетов иң яхшы уенчылар буларак танылдылар. Уеннарда актив катнашулары өчен Каратун мәктәбе дә билгеләнеп үтте. Барлык волейболчылар да медальләргә ия булды.
Спорт бәйрәмендә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева һәм Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин да катнашты. Алар спортны үстерүдә үзләреннән өлеш кертеп, матур үрнәк күрсәтүче иганәче егетләр Илнур Зариповка, Рушан Зариповка һәм Илмир Багитовка рәхмәт белдерделәр. Егетләргә район җитәкчелеге, яшьләр бүлеге һәм авыл җирлеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.


#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев