фото

Апастагы “Әкият” балалар бакчасы ачылышы

Яңа төзелгән балалар бакчасы 80 урынга исәпләнгән.

Апас үзәгендә урнашкан ике катлы “Әкият” балалар бакчасының гомуми мәйданы 1981,6 квадрат метрны тәшкил итә. Ул 80 балага исәпләнгән. Бина ерактан ук үзенә игътибарны җәлеп итеп, әллә кайдан матур, мәһабәт булып күренеп тора. Балалар бакчасында  уен һәм йокы,  логопед, өстәмә шөгыльләр, түгәрәкләр өчен махсус бүлмәләр, музыка һәм физкультура заллары, азык-төлек блогы урын алган. Биредә барысы да куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры китерелеп эшләнгән.  Диварлар ачык төсләргә буялган. Якты бүлмәләр, иркен коридордлар, заманча ясалган зәвыклы, уңайлы җиһазлар - барысы да күз явын алырлык. Бинаның тирә-юне дә төзекләндерелгән, койма белән әйләндереп алынган, яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләр күмелгән. Ишегалдында тротуарлар, керү һәм чыгу юллары, мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уңайлылыклар булдырылган.  

Нет комментариев