Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Равил Булатов иҗатташ дусларын Апас сәхнәсенә җыйды

26 октября 2023, 09:04

124

0

0

Апаста танылган җырчы, мәзәкче һәм шагыйрь Равил Булатовның иҗат кичәсе үтте.

Якыннары, иҗатташ дуслары, райондашлар зурладылар үзен. Гадилеген, өлгерлеген, кабатланмас сәләтен үрнәк итеп куйдылар.
Равил абый Морзалар авылында туып-үскән. Төзүче булырга хыялланып калага киткән гади авыл малае зур сәхнәдә үз урынын тапкан. Иҗаты танылып, исеме еракларга таралган. Авыл белән арасы бик якын аның. Чөнки биредә әнисе Зәйнәп әби яши. Бүген ул аны тәрбияли. Шул ук вакытта иҗат утын да сүрелдерми, гел яңалыкка омтылырга тырыша.
Равил Булатов район җитәкчелегенең, җирлек башлыгының, туганнарының, классташларының, иҗатташларының котлауларын кабул итте.
Бу хакта тулырак “Йолдыз” битләрендә.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев