Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Барыш авылының Асия Хәйруллина музеенда истәлекле очрашу узды

Музей белән танышырга, хатирәләрне яңартырга дип мәшһүр артистканың шәкертләре кайткан иде.

(8 сентябрь, “Апастово-информ”).


Атаклы актриса якты образлар тудыру белән бергә, татар сөйләмен өйрәнүгә, аның дөрес яңгырашын ныгытуга зур өлеш керткән шәхес. Ул үзеннән соң талантлы актерлар, режиссерлар, җырчылар, дикторлар тәрбияләп калдырган. Артистканың шәкертләре матур истәлекләре, җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, укытучыларын бик күп мактау сүзләре белән телгә алдылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен багышладылар.
Авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова, мәдәният йорты мөдире Ләйсән Зарифуллина кунакларны музей һәм андагы экспонатлар белән таныштырып үттеләр, артистканың авылда узган балачак еллары турында мәгълүматлар китерделәр, авылдашлары белән горурлануларын белдерделәр.
Асия Хәйруллинаның шәкерте, райондашыбыз, 40 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Миләүшә Алиуллинаның да әйтер сүзләре, искә алып сөйләрлек хатирәләре күп булды.
“Асия апа безнең өчен укытучы да, сәхнә йолдызы да, шул ук вакытта үз әниебездәй якын кеше дә иде”, - дип искә алдылар артистканы шәкертләре.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев