Гуманитар ярдәм җыюда оешмалар да теләп катнаша
Җәмгыять һәм без

Гуманитар ярдәм җыюда оешмалар да теләп катнаша

Мобилизациядә булган егетләргә һәрбер җирлек, һәр гаилә, оешма үз өлешен кертергә тырыша.

(15 февраль, “Апастово-информ”).


Апасның икмәк пешерү комбинаты да ярдәм тапшыру пунктына азык-төлекләр китерде.
“Токмачлар, кисель, он, сухарилар һәм башкалар бар. Кайнар ипи җибәрәчәкләрен дә белдерделәр”, - ди “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватов.
Алдан җыелган гуманитар ярдәм чараларына да икмәк пешерү комбинаты теләп кушылган иде.


Нет комментариев