Иске Йомралы мәктәбендә Муса Җәлилне искә алдылар
Җәмгыять һәм без

Иске Йомралы мәктәбендә Муса Җәлилне искә алдылар

15 февраль- Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Иске Йомралы урта мәктәбендә «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә » исемле кичә узды.

(15 февраль, “Апастово-информ”).


Кичә барышында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, батырлыгы искә алынды. Аның бик күп шигырьләре, җырлары яңгырады.
“Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Иҗатын балаларга җиткерү безнең бурычыбыз”, - ди укытучы Динар Хәйруллин.

Кичә барышында герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында балаларга киңкырлы мәгълүмат җиткерелде. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды.


Нет комментариев