Казан шәһәрендә мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан җөмһүрияте комитетының 70 еллыгы уңаеннан утырыш узды.
(21 сентябрь, “Апастово-информ”).
Утырыш барышында тантаналы мизгелләр дә булды. Апас мәдәният йортының кино-видео студиясенең режиссеры, мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы председателе Рөстәм Зиннәтуллин “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесенә лаек булды.
Рөстәм Зиннәтуллин 32 ел дәвамында мәдәният өлкәсендә эшли. Әлеге тынгысыз хезмәтнең төрле чагын күрсә дә, сайлаган һөнәрен яратып башкара ул.
Нет комментариев