Җәмгыять һәм без

Урта Балтайлылар Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнен изге эшкә багышлады

Урта Балтай авылы халкы ел саен 1 май көнендә өмәгә җыела.

(3 май, “Апастово-информ”).


Быел да авылдашлар, кайткан кунаклар бердәм булып мәңгелек йорт яннарын чистартып, каберлекләрне пөхтәләп куйды. Бу хакта Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева хәбәр итте.


“Өмәдә олысы-кечесе катнашты. Авылдашлар бу изге эштән читтә калмаска тырыша. Авылны чистарту, төзек итү уңаеннан һәм “ЭкоЯз” акциясе кысаларында өмәләр дәвам итә”, - диде ул.


Нет комментариев