904 номерлы Ишеево сайлау участогы да иртәдән үк сайлаучыларны җыр-моңнар белән каршы ала.
(14 сентябрь, “Апастово-информ).
Идрәз авылыннан Рафия апа Зиннәтуллина да улы белән килеп тавыш бирде.
Рафис бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ул кыска вакытлы ялга кайтты. Бердәм сайлау көнендә үз тавышын бирүне дә бурычы итеп санады.
“Илләребез имин булып, матур тормышларда яшәргә язсын дигән теләктә килдем. Туган як сагындыра. Җиңү белән кайтырга язсын”, - диде хәрби егет.
Нет комментариев