Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Радик Насретдинов: «Кеше гомерен саклап калу - төп бурычыбыз”

Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинованың тормыш иптәше Радик Насретдинов та махсус хәрби операция зонасында Илебез азатлыгы өчен көрәштә.

   Тутай авыл җирлегеннән 5 ир-егет Ил иминлеге сагына баскан. Алар бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. 

  – Махсус хәрби операция барлык гаиләләргә дә кагылды. Җирлек башлыгы буларак, 3 гаиләгә чакыру бирергә дә туры килде. Бу бер дә җиңел эш түгел. Шул вакытта ук, тормыш иптәшем Радик та, анда яшьләр – дөнья күрмәгән балалар китә дип борчылды. Беренче көннәрдән үк үзенең дә махсус хәрби операциядә катнашу теләге көчле иде. Ул теләген тормышка ашырды. 2023 елның 10 ноябрендә контракт төзеп хәрби хезмәткә китте, - дип сөйли Наилә.
Радик бала вакыттан ук кыюлыгы, җитезлеге, үҗәтлеге белән аерылып тора. Техникага да кечкенәдән тартыла. Кызыл Тау мәктәбен тәмамлагач, районның һөнәр училищесында тракторчы һәм шофер белгечлеге үзләштерә. Хәрби бурычын үтәп кайткач, колхозда шофер булып хезмәт итә. Тормыш корып ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Аннан Казан шәһәренә китеп маршрут автобусында эшли.
-Хәрби зонада да шофер булырга теләде. Ләкин анда баргач, мин шофер гына дип торып булмый. Нинди хезмәт кушалар, барысына да алыналар. Ул бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында медсанитар буларак, яралы хәрбиләргә ярдәм итә. Көрәштә яраланучыларны госпитальләргә илтәләр. Беренче ярдәм күрсәтергә дә туры килә. Уколлар кадаган, яралыларны бәйләгән чаклары да бик күп, - ди Наилә.
Радик үзенә нинди җаваплы бурыч йөкләнгәнен аңлый. Анда киткәч, тормыш, гаилә кыйммәтләре дә арткан. Бик сирәк булса да хәбәргә чыга. Декабрьдә кыска вакытлы ялга да кайтып киткән.
– Маршрут автобусында эшләгәндә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда пассажирларга беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәндек. Махсус хәрби операциясе зонасында бу белемнәр бик ярдәм итә. Анда куркып, каушап торырга вакыт юк. Кеше гомерен саклап калу - төп бурычыбыз, - дигән иде Радик очрашуларның берсендә.
Илне саклау – ир-егетнең бурычы, кеше кайчан да булса кыенлык күрергә тиеш, дигән фикер Радикны әлеге адымны ясарга өнди. Тәвәккәллек, кыюлык, үз сүзендә тора белү аңа хас сыйфатлар. Махсус хәрби операция зонасындагы хезмәтләрен күреп, Радик Насретдиновны Жуков медале белән бүләкләгәннәр. Ул шулай ук Россия Оборона министрлыгының икенче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медаленә дә лаек.
-Ялда вакытта да дуслары өчен кайгырды. Хәтта бер атнасын калдырып китәргә дә уйлаган иде. “Мин анда кирәгрәк. Анда мине сугышчан дусларым көтә”, - диде. Аларның уяулык канына сеңгән. Аз гына тавышка да игътибар итәргә өйрәнүләре сизелә. Тормышны, кешеләрне ярату, ярдәмчеллек сыйфатлары арткан, - ди Наилә.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Насретдинов район җитәкчелегенең, якташларының, авылдашларының ярдәмен тоеп хезмәт итә.
- Район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров гел ярдәм итеп тора. Аңа хәтта машина да алып бардылар. Ярдәмгә үз өлешен керткән Югары Ындырчы авылыннан Вил Хантимеровка да без рәхмәтле. Авылдашларыбыз да егетләрне онытмый, - диде Наилә Насретдинова.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 278 райондашыбыз катнаша. Аларның барысының җиңү белән кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев