“Кешелекнең икенче әтисе”, “Нәбиләрнең иң озын гомерлесе” дип йөртелүче Нух галәйһиссәлам бик озак яшәгән, 950 ел гомер кичергән, дип хәбәр ителә.
Риваятьләрдә килгәнчә, үлем якынайгач, Нух галәйһиссәламнән: “Әй, Әбүл-Бәшәр, әй озын гомерле Пәйгамбәр! Дөньяны нәрсәгә охшаттың?” – дип сораганнар.
Нух галәйһиссәлам: “Аны ике ишекле бер өйгә охшаттым. Бер ишегеннән кердем, икенчесеннән чыктым...” – дип җавап биргән.
Нет комментариев