Дин

Апаста изге Рамазан ае дәвам итә

Иске Йомралы мәчетендә ир-атлар өчен ифтар ашы узды.

(19 апрель, “Апастово-информ”).


Мәҗлесне мәчет һәм авыл җирлеге берлектә оештырды. Биредә районнан һәм тирә-күрше авыллардан да имамнар катнашты.


“Мәчеттә хатын-кызлар өчен мәҗлесне алданрак оештырдык. Бу юлы авыз ачу табыннары ир-атлар өчен әзерләнде”, - ди авылның имам-хатыйбы Госман Тимергалиев.


Ураза тотучы ир-атлар вәгазьләр сөйләп, догалар укып, күмәк табын артында авыз ачты.


Нет комментариев