Апаста киң күңелле райондашыбыз Ринат Миначев гаиләсе ифтар ашы үткәрде
Дин

Апаста киң күңелле райондашыбыз Ринат Миначев гаиләсе ифтар ашы үткәрде

Күркәм мәҗлестә барлыгы 100дән артык кеше кунак булды.

(4 апрель, “Апастово-информ”).



Эшмәкәр Ринат Миначев ифтар мәҗлесен ел саен оештыра. Быел да ул традициягә тугры калды, мәҗлескә барлыгы 100дән артык хатын-кызны җыеп, кунак итте.
Ифтар ашында катнашкан район башлыгы Айрат Җиһаншин кунакларны изге Рамазан ае белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Ифтар ашына җыелган апалар, хатын-кызлар Рамазан хәзрәт сөйләгән вәгазьләрне тыңлап, моңлы азан тавышларына хозурланып утырдылар. Киң күңелле Миначевлар гаиләсенә олы рәхмәтләрен белдереп дога кылдылар, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләделәр.


Нет комментариев