Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Апаста муллалар һәм абыстайлар белән очрашу булды

“Җәмигъ” мәчетендә дин һәм әхлак тәрбиясе, җирлекләрдә нинди эшләр башкарылу турында сөйләштеләр.

(1 нче февраль, “Апастово-информ”).


Районның барлык авылларыннан муллалар, мөслимәләр һәм абыстайлар Апасның “Җәмигъ” мәчетенә җыйналдылар.
Биредә 2023 елга йомгак ясап, яңа елга бурычлар билгеләделәр.
Дин әһелләре белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова килде.
“Бүгенге көндә авылларыбызда мәчетләребез матур гына эшләп килә. Һәрбер дини бәйрәмнәр уздырылып, халык белән бердәм булып торасыз. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, шәхсән үз исемемнән халык белән зур эш алып баруыгыз өчен олы рәхмәтемне ирештерәм. Чөнки сез халык белән эшлисез. Халык белән эшләү зур җаваплылык таләп итә. Халык сезнең эшегездән, гамәлләрегездән үрнәк ала. Сезнең киңәшләрне тыңлыйлар һәм тугъры булырга тырышалар. Балаларыбыз ял иткән вакытларында ял һәм тәрбия үзәкләре булдырасыз. Балаларны тәрбияле итү өстендә зур эш алып барасыз. Киләчәктә дә сәламәтлектә яшәп, сабыр булып, тыныч тормышта шушы зур эшләрегезне дәвам итсәгез иде”, - диде ул чыгышында.
Күптән түгел юбилеен билгеләп үткән Рәмзия апа Гыйльманованы кайнар котлап район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләмен тапшырды.
Очрашу төрле вәгазьләр, киңәшләр, чыгышлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев