Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Апаста зурлап ифтар ашы уздырылды

Үзәк ресторанга мул сыйлы табыннар артына якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләр, мөмкинлеге чикле райондашларыбыз, дин әһелләре, хөрмәтле өлкән яшьтәге җитәкчеләр җыелды.

  (27 нче март, “Апастово-информ”)


Ифтар ашын изге күңелле иганәче Лилия Зәйнуллина гаиләсе исеменнән үткәрде. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров ифтарда катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде, Рамазан ае белән тәбрикләде.
“Хөрмәтле райондашлар! Сезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Бүгенге ифтар мәҗлесен оештыручы изге күңелле иганәчебез Лилия Зәйнуллина. Ул берничә ел гаиләсе, туганнары исеменнән шундый мәҗлесләргә чакыра. Олы рәхмәтебез аңа. Барлык авыл җирлекләрендә шундый матур ифтар ашлары уздырыла. Бүгенге көндә егетләребез яу кырында илебез азатлыгы өчен көрәшә. Биредә аларның якыннары катнаша. Барыгызга да исәнлек, саулык, иминлек телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, егетләребез исән-сау кайтсыннар!”, - диде Ленар Хантимиров.
Ифтар мәҗлесендә вәгазьләр, изге догалар, котлаулар тыңланды. Барлык килүчеләр дә чын күңелдән рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев