Борчылганда, депрессия, төшенкелеккә бирелгәндә укырга өч аять
Дин

Борчылганда, депрессия, төшенкелеккә бирелгәндә укырга өч аять

Галимнәребез борчулы, депрессия, төшенкелеккә бирелгән вакытларда әлеге өч аять белән гамәл кыларга тәкъдим итә. Бу турыда Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында яза.

  Гамәл кыларга, ягъни шушы аятьләрдә әйтелгәнчә эш итәргә, аларның мәгънәсен, асылын аңларга.

  «Ий, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша [Аллаһы Тәгаләдән] ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән»; «Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:153

  «Әйт [Расүлем]: Безгә Аллаһның язганыннан башка, асылда, берни килмәс. Ул безнең Яклаучыбыз. Мөэминнәр Аллаһка гына тәвәккәл итсен». «Әт Тәүбә» сүрәсе, 9:51

  «Алар иман китергән һәм күңелләре Аллаһны зикер итү белән тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?» «Әр-Рагъд / Күк күкрәү» сүрәсе, 13:28

  Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле, хәерле көннәр телим! ди хәзрәт.

  Чыганак:https://intertat.tatar/news/borcylganda-depressiya-tosenkelekka-birelganda-ukyrga-oc-ayat-5868994


Нет комментариев