Иске Әнәледә ифтар ашы узды
Дин

Иске Әнәледә ифтар ашы узды

Рамазан ае дәвам итә. Әлеге изге айда күп кенә авылларда ифтар ашлары уза.

(21 март, “Апастово-информ”).



Иске Әнәле авылында да ифтар ашы оештырылды.
“Әлеге ашны уздыруда Хамис улы Ирек һәм аның гаиләсе өлеш кертте. Оста авылдашлар тәмле ашлар әзерләде”, - ди Мостафа хәзрәт Идиятуллин.
Ураза тотучы дин кардәшләребез вәгазьләр тыңлап, догалар укып, тәмле ашлардан авыз иттеләр. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгы исеменнән теләкләрен җиткерде. 


Нет комментариев