Иске Йомралыда ифтар ашы узды
Дин

Иске Йомралыда ифтар ашы узды

Иске Йомралы авылында яшәүче ир-атлар мәчеткә ифтар ашына җыелды.

(27 март, “Апастово-информ”).

  Мәҗлестә авылның имам-хатыйбы Госман хәзрәт ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды. Мул табыннарның иганәчеләр көче белән оештырылуын билгеләп узды.

  Барлыгы 45 ир-ат тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. Оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралды.


Нет комментариев