Иске Йомралыда мобилизацияләнгән хәрби катнашында корбан ашы узды
Дин

Иске Йомралыда мобилизацияләнгән хәрби катнашында корбан ашы узды

Авыл җирлекләрендә корбан ашлары оештырыла.

(30 июнь, "Апастово-информ").



Украинадан кыска вакытлы ялга кайтучы Булат Сираҗев Булат катнашында Иске Йомралы мәдәният йортында корбан ашы үтте.


"Авылның мәчеткә йөрүче картлары Булатка үгет-нәсихәт, киңәшләр бирделәр, догалар укыдылар. Тәмле ашлардан авыз итеп сөйләшеп утырдылар", - ди мәдәният йорты мөдире Резедә Гайнетдинова.


Булат мәчеткә сәдакалар бирде, авылдашларга рәхмәтләрен әйтеп, хөрмәтен җиткерде.

Булатның исән-имин кайтуын телибез. Ил иминлеге сагында торучы батыр райондашыбыз белән кабат очрашулар язсын.


Нет комментариев