Казанда “Апас” якташлар җәмгыяте ифтар ашы уздырды
Казанның “Милләт” ашлар залында “Апас” якташлар җәмгыяте ифтар үткәрде.
(25 март, «Апастово-информ»).
Ифтар мәҗлесен оештыруда якташларыбыз Илсур Хасиб улы, Наил Фарук улы иганәчелек күрсәтте.
Ифтар ашында Апас якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев кунакларны изге, нурлы ай белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән аның урынбасары Ленар Хантимиров котлады, районда булган үзгәрешләр, яңалыклар турында сөйләде, илгә-көнгә тынычлык теләде.
“Бик рәхәт, җылы очрашу булды. Барлыгы 60лап кеше җыелды. Якташлар очрашып, хәл-әхвәлләр белеште, Ирек хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады, догалар укылды. Саваплы җыенда якташлар тагын да берләшеп, үзләренә рухи азык, күңел байлыгы алды”, - дип хәбәр иттеләр “Апас” якташлар җәмгыятеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев