Дин

Район үзәге һәм авыл мәчетләрендә гает намазлары укылды

Апас “Җәмигъ” мәчетендә дә гает намазын укырга халык күпләп җыелды.

(21 апрель, “Апастово-информ”). 


Гает быел җомгага туры килеп икеләтә бәйрәмгә әверелде. Иртәдән үк халык мәчеткә агылды. Дин йортына халык күп җыелган иде. Райондашлар, кайткан кунаклар бер-берсен бәйрәм белән котлап, илгә-көнгә тынычлык теләделәр. Гает намазын мәчет имамы Фәргать Мотыйгуллин үткәрде. Намаздан соң халык тәмле пылау белән сыйланды. Ә җомга намазын Казан кунагы, якташыбыз Рамил Юнусов үткәрде. Халык хәзрәтнең бик эчтәлекле, файдалы вәгазьләрен яратып тыңлады.


Нет комментариев