Шәмәк авылында ифтар ашы узды
Дин

Шәмәк авылында ифтар ашы узды

Россия Дәүләт Советы депутаты, Казандагы «Апас якташлык җәмгыяте» җитәкчесе Марат Нуриев тормыш иптәше, уллары, киленнәре, оныклары исеменнән туган авылында ифтар ашы үткәрде.

  Авылның яше-карты, түбәтәйле ир-атлар, ак яулыклы апалар авыл клубына җыелды. Биредә мөнәҗәтләр, дини темага шигырьләр тыңлап хозурландылар . Райондашыбыз Рамил хәзрәт Юнусовның бик тә үтемле вәгазьләрен , догаларын тыңладылар.
  Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән Рамазан ае белән котлады, олы рәхмәтләрен ирештерде.
" Тормыш иптәшем тәкъдиме белән мөнәҗәтләр, вәгазьләр тыңлап үткәрергә булдык ифтарны. Авылыбыз халкы бер кичен үзенә багышлап ял итсен дидек. Барысына да олы рәхмәтебез ",- диде Марат Нуриев.


Нет комментариев