Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста законсыз ауга чыгучылар суд каршына баса

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Апас бүлекчәсендә баш белгеч Рифат Гәрәев белдергәнчә, районда законсыз рәвештә поши баласы аткан берәү үз җәзасын алган.

(9 апрель, “Апастово-информ”).



Райондашыбыз кыш көне мылтыгын асып, кар чанасына утырып Биябашы ягына ауга чыккан. Әлеге шөгыльдән тәм тапкан ир-ат бу сәяхәтеннән табыш белән кайткан. Табыш кергән, ит булган, ләкин... күңел тынычлыгы югалган.
Аның поши баласы атуын белеп, тикшерү эшләре башланган. Ул шунда гына нинди ялгышлык кылуын һәм закон каршында җавап бирергә кирәклеген аңлаган.
“Аучы әни поши баласы атуы өчен 400 мең сум матди зыянны каплады, шуның өстенә 20 мең сум штраф түләде һәм мылтыгыннан да коры калды”, - ди Рифат Гәрәев.

Һәр җирдәге кебек табигатьтә тә законнарга буйсынырга кирәк. Шул чакта гына күңел тынычлыгы белән яшәп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев