Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда «Язгы каникуллар» профилактик чарасы уза

Балалар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмауга юнәлтелгән кисәтү чарасы 23 марттан 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(22 март, “Апастово-информ”).



Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре төп игътибарны балалар иминлегенә юнәлтәчәк. Машина йөртүчеләрнең кечкенә пассажирларны автомобильдә йөркәндә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлүе дә игътибарга алыначак.
“Язгы каникуллар чоры аеруча уяулык таләп итә. Әти-әниләр бу чорда аеруча балаларының исән-имин булуы өчен җаваплылык тоярга һәм хәвефсезлек таләпләре турында онытмаска тиеш. Җиңел автомобильдә алгы урында 12 яшькә кадәрге балалар, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балалар йөртү аның авырлыгына һәм буй-сынына туры килгән балаларны тоту җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тоту җайланмасын кулланырга киңәш ителә. 12 яшьтән узган балалар да куркынычсызлык каешларын кулланырга тиеш”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда 2024 елның 2 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 60 кеше яраланган. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган. 28 юл - транспорт һәлакәтендә 2 бала һәлак була һәм 31е тән җәрәхәтләре ала. Югары Ослан һәм Биектау районнарында һәлак булган балалар белән юл-транспорт фаҗигаләре теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев